Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Синоптик Татарстанга июль аенда эсселек кайту-катмавы турында сөйләде

Явым-төшем буенча да ачыклык кертте.

Июнь ахырында тирән циклон Россиянең Европа өлешендәге үзәк, ә аннары көнчыгыш районнары өстеннән күчте һәм үсеш алды, ул «Баренцево диңгезеннән һаваны үзенә тартты». Бу хакта «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Шуңа күрә көчле явым-төшем, түбән басым һәм түбән температура күзәтелә. Бу атна ахырына кадәр температура 18-19 градустан югары булмаячак. Көчле яңгырлар белән салкынча һава көтелә. Эсселекнең кайтуы турында хыялланырга кирәкмидер», — дип белдерде ул.

Шувалов сүзләренчә, яңгырлар азрак булмаячак, әмма июльдә һава торышы уртача җылы, климатик нормага якын була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев