Синоптик Тишковец: Татарстанда ноябрьдән тотрыклы минус температура урнашачак
Ноябрь башына кадәр республикада кыш башлануы көтелми, дип өстәде ул.
Татарстанда тотрыклы минуслы температура ноябрь башында урнашырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» га «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте.
«Тотрыклы минус температуралар — ул ноябрьдә күзәтелә торган хәл, башка сүзләр белән әйткәндә, алар иң яхшы очракта бер айдан соң, метеорологик кыш җиткәч урнашачак. Температураның ноль аша тискәре күрсәткечләргә тотрыклы күчүе, кагыйдә буларак, ноябрьнең беренче-икенче декадасы арасында була», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Ноябрь башына кадәр республикада кыш башлануы көтелми, дип өстәде ул.
«Агымдагы ай ахырында гына, анысы да плюс температурада, явым-төшем катнаш агрегат халәтенә күчә башлаячак, һәм әкренләп температура төшә башлаячак», — дип йомгаклады синоптик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев