Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Синоптиклар быелгы җәй тарихта иң эссе җәй булыр дип фаразлый

Бозлыклар эрү аркасында көчле давыллар күзәтелергә мөмкин.

Синоптиклар фаразлавынча, 2024 елның җәе тарихта иң эссе җәй булачак. «Рекордлы температуралар»ның сәбәбе — җылы «Эль-Ниньо» күренешенең йогынтысы, ягъни температура Тын океанның экваториаль өлешендә үзгәрәчәк. Шунысы кызык, Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда эссе булыр дип көтелә. Бу хакта «Известия» газетасы яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Әйтик, июньдә үк Россиянең күп кенә төбәкләрендә һава температурасы нормадан 7 градуска югарырак булыр дип фаразлана. Кайбер шәһәрләрдә +35 градуска кадәр эссе булуы көтелә.

Моның нәтиҗәсе буларак, 2024 елда явым-төшемнәр күп күзәтелгән районнарда корылык булырга мөмкин, ә корылык хөкем сөргән урыннарда дымлы һава торышы «хакимлек итүе» ихтимал.

Шул ук вакытта, синоптиклар аномаль эсселек сәбәпле янгын очракларының арту куркынычы турында да кисәтте. Бозлыклар эрү аркасында көчле давыллар күзәтелергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев