Синоптиклар гыйнвар ае җылы була дип фаразлый
Аномаль явым-төшем дә булмаячак.
Синоптиклар фаразлавынча, 2023 елның беренче ае җылы булачак. Бу көннәрдә һава температурасының нормадан 0,5 градуска югарырак булуы көтелә һәм республика буенча −10,9 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Явым-төшем дә климат нормасындагыча фаразлана. Татарстан буенча ул 33 мм тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев