Синоптиклар республикада салкын һава торышы саклануы турында кисәтә
Иртәгә, 6 гыйнварда, Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак.
Төнлә һәм көндез республика территориясендә һава температурасы −25..-30 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ». Аномаль салкыннарга бәйле шторм кисәтүе гамәлдә кала.
Фаразланганча, гыйнвар ае гадәттәгедән карлы булачак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев