Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Синоптиклар республикага яңгырларның кайчан килүен хәбәр итте

Идел буе төбәкләренең күпчелек өлешендә атна азагында һава температурасы төшә.

Алар арасында Татарстан да бар. Бу хакта ТАССка «Фобос» үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус сөйләде. Ул бу атнада республикада яшәүчеләрне яңгыр һәм яшен көтүен әйтте, дип яза «Татар-информ».

Белгеч сүзләренчә, иртәгә, 16 августта, Идел буеның төньяк өлешендә салкын атмосфера фронты узачак. Ул кыска вакытлы көчле яңгырлар алып килә. Округның көньяк өлешенә бу һава торышы чәршәмбегә туры килә.

Шимбә яңгыр көтелә һәм көннәр салкынайтырга мөмкин. Якшәмбе явым-төшем көтелми, әмма һава температурасы төшүен дәвам итәчәк.

Искәртик, Татарстан Гидроүзәге фаразлавынча, республикада атмосфера фронты йогынтысында яңгыр көтелә, урыны белән җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев