Синоптиклар Татарстанда бу атнада суыта дип кисәтә
Татарстанда бу атнада кискен салкынайтачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәктә хәбәр иттеләр.
Иртәгә, чәршәмбе көнне үк төньяк җиле температура фонын тискәре күрсәткечләргә кадәр түбәнәйтәчәк: төнлә −1.. −6, көндез −4 градус көтелә.
Пәнҗешәмбе көнне аз болытлы һава торышы сакланачак, төнлә −4..-9 градус салкын булуы көтелә. Көндез көнбатыш районнарда юеш кар явачак, көндез температура +1 дән −4 градуска кадәр төшәчәк.
12 һәм 13 ноябрьдә явым-төшемнәр көтелә. Төнлә −5 градуска кадәр, көндез −2гә кадәр төшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев