Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Синоптиклар Татарстанда җылы көннәр вәгъдә итә

Бераз кар явуы ихтимал.

Якын көннәрдә Татарстандагы климатик вәзгыятьтә җитди үзгәрешләр көтелми. Көндезләрен һава температурасы плюслы булачак, ә төнлә −14 градуска кадәр салкыннар фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометцентр үзәге.

Шулай итеп, 15 марттан 17 мартка кадәр явым-төшем көтелми, ә уртача тәүлеклек температура нормадан 3-4 градуска югары булачак. Төннәрен −4 градустан −9 градуска кадәр, ә урыны белән −14 градуска кадәр булыр дип көтелә. Көндезләрен — 0 градустан +6 градуска кадәр. 15 мартта 15 м/с кадәр көчле җил фаразлана.

«Мондый һава торышы шартлары карның салмак эрүенә китерә», — ди синоптиклар.

18 һәм 19 мартта бераз кар төшүе ихтимал. Төнлә термометр баганалары −3 градустан −8 градуска кадәр күрсәтәчәкләр, ә урыны белән −11 градуска кадәр төшәчәкләр. Көндез һава 1-6 градуска кадәр җылыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев