Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Синоптиклар яңадан суытырга мөмкин дип кисәтте

Салкыннар кире әйләнеп кайтса да, алар кыска вакытлы булачак.

Регионга Арктика йогынтысы булса, кышкы салкыннар Татарстан башкаласына әйләнеп кайтырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына профессор, Казан дәүләт федераль университетның география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Салкыннар кире әйләнеп кайтса да, алар кыска вакытлы булачак. Ультраполяр һава торышы урнашу соңгы вакытта сирәк күренеш. Урамда инде яз, кояш күп. Мөгаен, март җылы һәм кояшлы булыр. Айның икенче яртысы яңгырлы һәм җылы булырга мөмкин», — дип саный ул.

«Казан-университет» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, март аенда Казанда уртача айлык температура гадәттә −4,2 градусны тәшкил итә, ә явым-төшемнәр күләме — 34 миллиметр.

КФУ галиме шулай ук яз иртә килгән очракта март башында шәһәрдә уртача тәүлеклек температура −4 градустан алып −7 градуска кадәр булырга мөмкин, бу нормадан күпкә югары, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев