Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Синоптиклар ялларда кар һәм буран турында кисәтә

Киләсе атнада 16 градуска кадәр суытачак.

Республикада атна ахырына кадәр көн саен кар-буран, көчле җил көтелә. Ә инде киләсе атна башында суыта. Сишәмбедә -16 градуска кадәр суык булыр дип фаразлана.

Шимбә Татарстанда җепшек кар, буран, бозлавык көтелә. Көндез +1...-4, төнлә -1...-6 градус. Якшәмбе көнне дә кар ява. Төнге сәгатьләрдә -2...-7 градус суык. Көндез кар-буран әкренләп туктап, температура 0...-5 градус аралыгында торачак.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, дүшәмбе көнне янә буран дулаячак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -2...-7, төнлә -6...-11 градус күрсәтәчәк. Ә инде сишәмбе — 16 ноябрь төнендә Татарстанда бик нык суыта. Синоптиклар −11-16 градуска кадәр суык буласын фаразлый. Көндез һава температурасы −3..-8 градус. Бу көнне явым-төшем көтелми.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев