Сирена тавышы булганда йортның беренче катына һәм подвалга төшү сорала
Казан халкын тынычлык саклауны сорыйлар.
«Пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) һөҗүме сәбәпле, шәһәрдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерү ясый. Халыктан тынычлык саклауны сорыйлар һәм хәвеф сигналы яңгыраганда киенеп беренче катларга һәм подвалларга төшәргә кирәк», — дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
Урында штаб җәелдерелгән.
«Татар-информ» белдергәнчә, бүген иртән БПЛА һөҗүме сәбәпле, Казанның Совет һәм Киров районнарында йортларда янгын чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев