Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Шишкин буаларында уңайлы гриль-йортлар барлыкка киләчәк

Алабугада яңа ял итү зонасы.

Шишкин буалары территориясе үзгәрүен дәвам итә — монда заманча гриль-йортлар урнаштыра башладылар. Проектны шәһәр халкы һәм шәһәр кунаклары өчен уңайлы киңлек булдырырга ниятләгән җирле эшмәкәр гамәлгә ашыра.

Әлегә 3 йорт куелган, әмма киләчәктә аларның саны 10 га кадәр җитәргә мөмкин. Эшмәкәр сөйләвенчә, йортлар арендага биреләчәк, төрле хезмәтләр каралачак, ә сервис май аенда ук эшли башлаячак дип ниятләнә. Әлегә төзелеш эшләре бара.

Әйтергә кирәк, бу территория алга таба да үсәчәк. Мәсәлән, бу язда Шишкин буаларын яшелләндерү дәвам итәчәк — куаклар утыртачаклар, ә көзгә агачлар утырту планлаштырыла. Тулаем территория киңәйтеләчәк, ял итү өчен яңа объектлар барлыкка киләчәк.

Фото: телеканал «Елабуга 24»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев