Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле татарстанлыларны профориентация буенча конференциягә чакыралар
Чара 9 декабрь көнне сәгать 10да башлана.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле татарстанлылар өчен «Современные форматы профессиональной ориентации инвалидов и лиц с ограниченными возможностями здоровья с использованием технологий чемпионатов профессионального мастерства «Абилимпикс» дип аталган фәнни-практик конференция эшли башлый.
Конференция онлайн-форматта, 9 декабрьдә сәгать 10да башлана.
Теләүчеләр өчен сәгать 15.00дә финанс грамота буенча мастер-класс оештырыла. Аны Казан сәүдә-икътисад техникумының социаль-икътисади дисциплиналар укытучысы Анна Солдатова үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев