Социаль челтәрдә террорчылыкны пропагандалаган өчен Казанда ир-ат тоткарланган
Ир-ат социаль челтәрләрнең берсендә Россия территориясендә тыелган Украина яклы террорчылык оешмасына керергә чакырып видео һәм хәбәр урнаштырган.
Казанда ачыктан-ачык террорчылык эшчәнлегенә өндәгән 38 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар.
«Татар-информ»га федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, ир-ат социаль челтәрләрнең берсендә Россия территориясендә тыелган Украина яклы террорчылык оешмасына керергә чакырып видео һәм хәбәр урнаштырган.
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан «террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга чакырулар, террорчылыкны аклау яки террорчылыкны пропагандалау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев