Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Социаль челтәрләрдә Алабугада Җиләк фестивале турында ялган мәгълүмат таратыла

Фестиваль, имеш, шәһәр үзәгендә узачак.

Социаль челтәрләрдә Алабугада үткәреләчәк Җиләк фестивале турында ялган мәгълүмат таратыла. Хәбәрдә чараның шәһәр үзәгендә узачагы да әйтелә. Оештыручылар күңел ачу һәм концерт номерлары, җиләк, шомырт һәм хәтта гигант пирог кисәге вәгъдә итә.

Чараны үткәрү урыны һәм вакытын белү өчен Telegram каналына керергә кирәк. Ләкин сылтама буенча үткән кеше каналда фестиваль турында бернинди мәгълүмат та таба алмый.

Мондый манипуляцияләрне Россиянең башка шәһәрләренә карата да очратырга була. Бу — ялган реклама ясаучылар үз каналларына халыкны күбрәк җәлеп итү өчен уйлап чыгарылган хәйлә. Сылтамалар аша үтү куркыныч, аларда зарарлы программалар булырга мөмкин. Уяу булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев