Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Социаль фонд быел пенсионерларның 1,1 миллионга артачагын фаразлый

Киләсе елда 569 меңгә артачак.

Россиядә пенсионерлар саны быел — 1,1 млн кешегә, киләсе елда 569 меңгә артачак. Үсеш, нигездә, яңа төбәкләр хисабына булачак. Бу хакта Дәүләт Думасы сайтында урнаштырылган Россия Социаль фонды бюджеты проектына сылтама белән «Российская газета» яза.

Шулай итеп, ике ел эчендә пенсионерлар саны 43,47 млн кешегә җитәчәк (41,78 млн кеше булган).

«Российская газета» элегрәк язганча, бюджет проектында пенсияләрне арттыру турында да тәфсилләп язылган. Әйтик, эшләүче пенсионерлар өчен ул уртача 1 572 сумга артып, 22 605 сумга җитәчәк. Ә эшләмәүчеләргә — 1 631 сумга, һәм 23 449 сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев