Соңгы тәүлек эчендә Алабугада коронавирус йоктыруның яңа очраклары ачыкланмаган
Татарстанда COVID-19ның 31 яңа очрагы расланган.
Шуларның 4се – читтән кертелгән, 27 – авырулар белән элемтә нәтиҗәсе.
5 кеше хастаханәгә салынган, 26 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 1, 18дән 30га кадәр – 4,30дан 50гә кадәр – 12, 50дән 60ка кадәр – 5, 60тан 70кә кадәр – 6, 70тән 80гә кадәр – 3, 80нән 90га кадәр – 0, 90 яшьтән өлкәнрәк – 0.
Шәһәр һәм районнар буенча: Казан – 22, Әтнә районы – 1, Яшел Үзән – 4, Лаеш – 1, Саба – 2, Ютазы – 1.
1нче августка Татарстанда 5633 COVID-19 очрагы теркәлгән.
4559 кеше савыккан, шул исәптән 60ы – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев