Соңгы тәүлектә Алабуга районында коронавирус инфекциясе йоктыруның яңа очраклары ачыкланмаган
Авыручыларның иң күбе — Казанда һәм Чаллыда.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 54 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
30 кеше хастаханәләргә озатылган, 24 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 23 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 10очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 11 очрак ачыкланган.
География:
Казан — 35
Яр Чаллы — 6
Апас — 1
Буа — 1
Биектау — 1
Яшел Үзән — 5
Кама Тамагы — 1
Мамадыш — 1
Түбән Кама — 1
Питрәч — 2
3 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 3351 очрагы теркәлгән.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев