Соңгы тәүлектә Алабугада коронавирус белән авыруның тагын бер очрагы расланган
Ил буенча авыручыларның гомуми саны – 362 342 кеше.
Республикада COVID-19 белән зарарлануның 63 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
18 кеше хастаханәгә салынган, 45се өйдә дәвалана – аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы.
Ачыкланган очракларның 62се авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 3, 18дән 30га кадәр – 12, 30дан 50гә кадәр – 15, 50дән 60ка кадәр – 13, 60тан 70кә кадәр – 12, 70тән 80гә кадәр – 8 кеше.
COVID-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан Казан (26 очрак) һәм Яр Чаллы (18 очрак) алда бара. Чүпрәле районында – 7, Буа районында 3 очрак расланган. Әтнә һәм Балтач районнарында 2шәр очрак, Аксубай, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнарында 1шәр очрак ачыкланган.
Ил буенча авыручыларның гомуми саны – 362342 кеше.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев