Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

«СОЛЛЕРС» мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучыга автомобиль бүләк итәчәк

Яңа белем бирү инициативасы Алабугадагы «Эврика» музей үзәгендә балалар бәйрәмендә игълан ителде.

«СОЛЛЕРС Алабуга» төркеме предприятиеләре хезмәткәрләренең балалары «Эврика» балалар музей-мәгариф үзәгендә тантаналы чарада катнашты. Алар өчен фәнни активлык һәм иҗади мастер-класслар белән интерактив программа оештырылды, шулай ук укучылар өчен канцелярия җыелмалары тапшырылды, дип хәбәр итә «СОЛЛЕРС Алабуга» матбугат хезмәте.

«СОЛЛЕРС» җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Адил Шириновның яңа белем бирү инициативасын игълан итү көннең төп вакыйгасы булды. Быелдан башлап 1 нче сыйныфка барачак һәм 11 нче сыйныфны алтын медаль белән тәмамлаучы балалар СОЛЛЕРСтан бүләккә яңа автомобиль алачак. Төп шарт: ата-ананың берсе яисә икесенең дә компания предприятиеләрендә баланы укыту чорында өзлексез эш стажы.

Проект югары белем казанышларына мотивацияләүгә һәм хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Чара бәйрәмчә сыйлау һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев