«Сөмбелә чибәре — 2025»
Алабуга балалар бакчасы бөтен Татарстаннан килгән яшь йолдызлар өчен иҗат мәйданчыгына әверелде.

22 октябрь көнне 31 нче «Энҗекәй» балалар бакчасында үзенчәлекле бәйрәм рухы хөкем сөрде. Биредә «Сөмбелә чибәре — 2025» ачык төбәк иҗат конкурсы узды.
Бу күңелле бәйрәм Татарстан Республикасының 12 районыннан 42 яшь талантны бергә җыйды. Киеренке сайлап алу этабыннан соң финал турына иң якты һәм талантлы ун конкурсант чыкты. Финалга чыгучыларның географиясе киң: Алабуга, Яр Чаллы, Зәй, Минзәлә, Актаныш һәм Кайбыч районнары, шулай ук Свердловск өлкәсе.
Чараны ачу тантанасы бәйрәмнең югары дәрәҗәдә узачагын билгеләде. 6 нчы һәм 7 нче мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар кунакларга «Алабугага көз килде» дип исемләнгән спектакль күрсәттеләр. Шуннан соң оештырылган «Көзге такыя» эшләпә дефилесы чын эстетик бәйрәм булды. Төсле һәм креатив баш киемнәре тамашачыларда чын соклану уятты.
Төрле шәһәрләрдән килгән кунаклар һәм катнашучылар бәйгедән канәгать калдылар. Балалар бакчасы администрациясенә һәм хезмәткәрләренә төбәк чарасының югары дәрәҗәдә оештырылуына рәхмәт сүзләре җиткерделәр!
Рәмзия Әгъләмова, Эльвина Щербакова, Раилә Асатова, Гөлназ Гильманова
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев