Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Спас ярминкәсенә өч йөзгә якын декоратив-кулланма сәнгать остасы киләчәк

4, 5, 6 августта Алабугада XVI Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак.

Гадәттәгечә, чара Алабуганың Шишкин буалары районындагы тыюлык территориясендә, Ленин мәйданында (анда быел өч йөзгә якын декоратив-кулланма сәнгать осталары урнашачак), «Яшьләр» стадионында һәм шәһәрнең тарихи өлешенең үзәк урамнарында үтәчәк. 

Ярминкәдә бизәнү әйберләре, милли костюмнар, мамыктан эшләнгән әйберләр, агачка ясалган рәсем, керамика, гжель, тире эшкәртү, курчаклар, чүкеп ясау, гравировка, металлдан эшләнмәләр һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим ителәчәк. Профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлары чыгышы — бәйрәмнең төп бизәге. 

Ярминкә кысаларында традицион Бөтенроссия чаң кагу фестивале, «Вдохновение» автор җыры фестивале, музыка һәм шигърият театры солисты Е. Камбурова, Цветаева исемендәге ХI премия лауреаты Елена Фролова, урта гасыр сугышларын реконструкцияләү, «Союз» вокаль-инструменталь ансамбле концерты, «Бал шәһәрчеге», балалар аттракционнары эшләячәк.

2022 елгы Спас ярминкәсе өч меңнән артык катнашучыны һәм 250 меңгә якын кунакны җыйган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев