Су корбаны
10 июль көнне кичке сәгать сигезләрдә Алабуганың "Түбән Кама" милли паркындагы Запесочное күленнән коткаручылар өлкән яшьтәге ир-ат гәүдәсен табып ала.
1937 нче елгы ир-ат балыкка киткән җиреннән кайтмый. Хәзерге вакытта 75 яшьлек ирнең үлемгә китергән сәбәпләр ачыклана.
Татарстанда ел башыннан суда барлыгы 68 кеше һәлак булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев