Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

СВО өчен автомобильләр: алабугалылар алгы сызыктагы сугышчыларга булыша

Сугышчыларга йөк һәм яралыларны ташу өчен транспорт кирәк.

Хәзер безнең гаскәрләр махсус операция зонасында катлаулы сугышлар алып бара. Техника тиз сафтан чыга, ә бит нәкъ менә ул беренче чиратта сугышчыларның гомерләрен коткара да инде. Шуңа күрә автомобильләр аеруча кирәк, шул исәптән яралыларны эвакуацияләү өчен дә.

Сугышчылар заказ биргән Алабугадагы дүрт ашыгыч ярдәм машинасының берсе егетләрнең үзләре һәм аларның дуслары акчасына ремонтланган. Автомобильне частька китерү өчен командование «Лис» позывнойлы сугышчыны җибәргән.

Калган өч машина һаман да ремонтлауны, медицина җиһазлары урнаштыру һәм фронтка озатуны көтә. Бу мөмкин булсын өчен, запас частьләр яки аларны сатып алу өчен акчалар кирәк. Җиһазларны Алабуга үзәк район хастаханәсендә бирәчәкләр.

Тагын бер автомобильне — «Соболь» газелен «Фантом» позывнойлы сугышчы үз хисабына сатып алган. Хәзер ул ялда һәм киләсе атнада машина белән алгы сызыкка кире кайтачак. Фантом — махсус хәрби операциягә үз иреге белән киткән һәм 2022 елның 15 мартыннан бирле махсус хәрби операциядә катнаша. Ике Батырлык ордены, «За освобождение Мариуполя», «За взятие Попасной», «За взятие Соледара» медальләре белән бүләкләнгән.

— Теләсә нинди тулы приводлы, бөтен җирдә үтә ала торган «Нива», «УАЗ» кебек машиналар ярый. Салкын көннәр башланды, шулай булгач, җылы кием, аяк киеме, термостелькалар, бензин яки дизель генераторлары кирәк. Үземнән һәм барлык хезмәттәшләремнән безгә ярдәм иткән волонтерларга, бигрәк тә Роман Епанешниковка һәм Юлия Сушковага чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Исегезгә төшерәбез, автомобильләр һәм аларны ремонтлау, шулай ук гуманитар ярдәм җыюда катнашу уңаеннан 8-917-289-34-20 телефоны буенча Юлия Геннадьевна Сушкова белән яки 8-917-277-00-74 телефоны буенча Рәис Әмирҗан улы Галимов белән элемтәгә керергә мөмкин.

Фотода: МХО ветераны Андрей, Мамадыштан автомастер Ленар һәм Рәис Галимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев