Тагын биш татарстанлы COVID-19 корбаны булган
Вафат булучылар - ике хатын-кыз һәм өч ир-ат.
Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше вафат.
1932 һәм 1947 елгы ике хатын-кыз һәм 1940, 1946, 1968 елгы өч ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 5 июльгә COVID-19дан 552 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев