Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Талантлы белгечләрне җыйган йорт

Кыенлыкларга карамастан, бу тормышта үзләре өчен укытучы хезмәтен сайлаган кешеләр булуы куандыра.

Янәшәдә эшенә чын күңелен биргән мөгаллимнәр булу — аеруча зур шатлык. «Игътибарлы, ярдәмчел, гадел ...». Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Валентина Миросанова нәкъ менә шундый яхшы сүзләргә лаек. Анда чын педагогка хас булган бөтен сыйфатлар да бар: талант, рухи җылылык, тышкы матурлык, акыл, сизгерлек, сабырлык һәм бетмәс-төкәнмәс энергия. Валентина Василий кызы үз фәнен, математиканы, яхшы белүе һәм осталыгы, эрудициясе белән укучылар арасында абруй казанды.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Марина Чумакова балаларны белем һәм тәрбияләү эшенә бөтен гомерен багышлаган. Марина Александр кызы — тәҗрибәле, һөнәренең остасы, зирәк, сәләтле мөгаллим, үз эшенә чын күңелдән бирелгән укытучы. Намуслы, принципиаль, һәрвакыт хезмәттәшләренә ярдәмгә килергә әзер булуы белән аерылып тора. Аның чыгарылышлары күп булды. Ул балалар өчен дус та, остаз да булырга тырыша. Чыгарылыш сыйныф укучылары да үзләренең беренче укытучысы — икенче "әни"гә хөрмәт белән карыйлар.

Мәктәп һәм студент елларында укытучыларны зирәклек, рухи юмартлык белән эчке дөньяңны танып, аны баеткан, киләчәкне төзергә өйрәткән кешеләргә бәхет елмайды. Боларның барысын да без Татьяна Каишевага карата әйтә алабыз. Татьяна Михаил кызы — рус теле һәм әдәбияты укытучысы, искиткеч педагог. Ул һәрвакыт үсештә. Аның тынычлыгы, сабырлыгы, укымышлылыгы, зирәк дәресләре укучылар һәм хезмәттәшләр арасында хөрмәт һәм рәхмәт хисләре уята.

Башлангыч сыйныф укытучысы Фәридә Габделхак кызы Крутикова бик игелекле. Аның күңелендә, гүя мәңгелек яз, холкы — көчле елга, шушы сыйфатлары аңа бер урында торырга ирек бирми һәм башкаларны да алга әйди.

Еш кына кешене очратсаң, сөйләшәсең һәм шунда ук аның гомерен яраткан һөнәренә багышлавы, үз сәләтен йөрәккә якын һәм җәмгыятькә файдалы эштә куллануы аңлашыла. Биология укытучысы Наталья Иван кызы Кузнецова — әнә шундыйлардан. Ул һәрвакыт мәгариф яңалыкларыннан хәбәрдар, балаларның фикерләрен кирәкле юнәлешкә җибәрә, дәрес үткәрүнең яңа төрләрен куллана.

Алевтина Дмитрий кызы Кузьмина — тарих, җәмгыять белеме укытучысы, талантлы педагог, искиткеч кеше. Өлкән хезмәттәшләренең кыйммәтле тәҗрибәсен гомумиләштерә, педагогика фәненең иң яңа казанышларын өйрәнә. Аның эш принцибы — яшь талантка ачылырга ярдәм итү, анда үз-үзеңә ышаныч тәрбияләргә булышу.

Екатерина Анатолий кызы Журавлева инглиз телен өйрәтә. Ул игелекле, игътибарлы, барысын да белә һәм, иң мөһиме, балаларда яңа, таныш булмаган мәгълүматка карата кызыксыну уята.

Илгиз Хәлим улы Сәлимов әле күптән түгел генә безнең мәктәпкә килде һәм үзен кырыс, әмма гадел укытучы буларак танытты. Баланың дөньяга күзен ачып, аны җәмгыятьтә яшәргә өйрәтә.

Авылга килгән яшь директорыбыз Айдар Ленар улы Яруллинга да, мәктәп тормышының иң җаваплы мизгелендә, тикшерү барышында килеп, коллективны югары дәрәҗәдә эшкә куәтләве өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Педагогик талантыгыз, игелек һәм рухи юмартлыгыгыз барлык укытучылар һәм укучылар өчен маяк булсын.

Укытучыларыбызга нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә җылысы телим, хезмәтегез шатлык һәм канәгатьлек кенә китерсен, сезгә карата һәрвакыт рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре генә яңгырасын.

Хезмәттәшегез Ландыш ГАЛИЕВА, туган тел һәм әдәбият укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев