Танайка авылын су белән тәэмин итү: проблеманы хәл итү юллары
Танайка авылы бу өлкәдә җитди проблемалар белән беренче ел гына очрашмый — искергән челтәрләр, чыганакларның куәте җитмәү һәм суны еш сүндерүләр халык өчен кыенлыклар тудыра.
Җирлек инфраструктурасына 2022 елдан хезмәт күрсәтүче «Инженерлык коммуникацияләре» компаниясе һәм җирле хакимият әлеге мәсьәләләрне хәл итү өстендә эшли, әмма вәзгыять комплекслы якын килүне таләп итә.
Танайканың су белән тәэмин итү системасы ике өлешкә бүленгән:
- Төп челтәр (Танайка елгасына кадәр) — 13 172 метр озынлыкта, 1 нче скважинадан һәм 1 нче су башнясыннан эшли. Җәй көне тагын ике башня тоташа. Әмма скважина ахыр чигендә эшли һәм артып торучы халык санына исәпләнмәгән.
- «Тау» микрорайонына су чишмәдән килә. Су водозабордан ярты километр читтән урнашкан су башнясына кадәр китерелгән. Челтәрләрнең төгәл озынлыгы билгесез — алар микрорайонның зур өлешен колачлый, әмма кайбер йортларга су китерүнең техник мөмкинлеге юк.
Инфраструктура бик нык таушалган:
- су белән тәэмин итү челтәрләре — 82 проценттан артык
- «Тау» микрорайоны челтәрләре — 85 проценттан артык
- скважина һәм су башнясы — 100 процент
Бу җыелган проблемаларны ничек хәл итәргә? Хезмәт күрсәтү оешмасы директоры Айрат Кәлимуллин фикеренчә, чыганакларның куәт кытлыгын киметү өчен яңа скважиналар бораулау һәм системаны бердәм челтәргә берләштерү кирәк булачак. Торбаларның тузуына килгәндә, бу очракта ел саен челтәрләрнең 4-5 процентын алыштыру ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, яшәүчеләр тарафыннан челтәрләргә законсыз тоташу кебек факторларны да исәпкә алырга кирәк. Бу — су югалтуларны арттыра. Шулай ук элек торбаларны тәртипсез салу, күптән искергән һәм авыл халкының реаль ихтыяҗларын исәпкә алмаган киметелгән куллану нормативлары да үз ролен уйный.
Аварияләр һәм агымдагы эшләр
Узган атнада Танайкада тагын берничә мәртәбә су сүндерелде. Танайка авыл җирлеге башлыгы Сергей Вдовин аварияләрнең сәбәпләрен болай аңлатты:
— Торба ике урында тишелде. Аларның беренчесе коммуникацияләр салу белән шөгыльләнүче чит компания гаебе белән барлыкка килгән. Бу 20 апрельдә булды, шунда ук халыкка су ташу оештырылды.
Икенче очрак 26 апрельдә — ул вакытта скважинадагы насос сафтан чыкты, ә соңрак электр автоматлары ватылды. Барлык җитешсезлекләрне оператив рәвештә бетерделәр, һәм узган шимбәдән система тотрыклы эшли.
Хәзер, Сергей Вдовин сүзләренчә, күптән түгел борауланган артезиан скважинасын юу тәмамланган, аны башняларга тоташтырырга әзерләнәләр. Ә «Тау» («Гора») микрорайонында су җитмәү сәбәпле, бу ел дәвамында тагын бер скважина төзү планлаштырыла.
Моннан тыш, җирлек башлыгы билгеләп үткәнчә, әле хәл ителәсе тагын бер проблема бар — Танайкада локаль ябык краннар булмаганлыктан, аварияләр вакытында зур участокларны сүндерергә туры килә.
Перспективалар
Муниципалитет һәм республика хакимиятләренең даими финанс ярдәменә карамастан, Танайка авылын су белән тәэмин итү проблемасын әлегә тулысынча хәл итеп булмый, чөнки кайбер мәсьәләләр озак вакытлы хәл итүне таләп итә. Шуңа да карамастан, эшләр дәвам итә: якындагы ике елда алда торган төп бурычлар — яңа скважиналар төзү, челтәрләрне алыштыру һәм бикләү арматурасын урнаштыру.
Фото: Редакция архивы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев