Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Танайка авылында район газеталарына язылучылар бүләк алачак

Бүләкләр «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылган һәркемгә бирелә.

Реклама АО «ТАТМЕДИА» erid:2VtzqwcMmFf

Пәнҗешәмбе, 28 сентябрьдә, клубта концерт башланыр алдыннан «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына язылу оештырылачак.

Танайка авылында яшәүчеләрне район газеталарына язылырга һәм бүләкләр алырга чакыралар. Редакция хезмәткәрләре теләге булган һәркемне 14.00 сәгатьтә көтә. 

Газеталарны авылга авыл җирлеге башлыгы китереп, клубта калдырачак. 

Ярты елга язылу бәясе — нибары 480 сум

Алты ай дәвамында атнага ике тапкыр сез район газетасының яңа санын алачаксыз. 

Район газеталарында шәһәр һәм районның иң мөһим вакыйгалары турында мәгълүмат, игъланнар, телепрограмма, йолдызнамә, кызыклы фактлар, анонслар, район авыллары тормышы турында материаллар, геомагнит фаразлар басыла. Моннан тыш, бу көнне сез басма хәбәрчеләре белән аралшып, үзегезне борчыган проблема турында сөйли, яки кызыклы кеше яки вакыйга турында хәбәр итә алачаксыз.

Бу көнне басмаларга язылган һәр кешегә «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» редакциясеннән бүләк тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев