Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Танайка урманында җиләк җыярга киткән ике алабугалы адашкан

Вакыйга кичә була.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичә коткаручылар пультына Танайка урманында ике хатын-кызның адашуы турында хәбәр килгән. Ачыкланганча, алар җиләк җыярга урманга киткән һәм адашканнар, өстәвенә, телефоннарындагы зарядка да инде бетеп килә. 

Коткаручылар урынга чыгып, адашкан хатын-кызларны машиналары калган урыннан 1,5 км ераклыкта табалар. Аларга кайнар чәй эчертәләр һәм полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев