Танайкада үтәчәк Суган фестивалендә район газеталарына язылу оештырылачак
«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакцияләре сезне бу шимбәдә Суган фестивалендә көтә!

Район газеталары урнашкан урынны табыгыз. Безнең уникаль мастер-класста катнашыгыз һәм ГАЗЕТАНЫҢ БАШ РЕДАКТОРЫ булыгыз!
Хыялларыгызны эшкә җигеп, район газетасының беренче бит макетын ясагыз. Иң яхшы эшләрне газеталарның киләсе санында бастырачакбыз. Бу — тарихка кереп калу өчен менә дигән мөмкинлек.
БАЛАЛАР ӨЧЕН БҮЛӘК
Фестивальдә район газеталарының берсенә язылыгыз һәм безнең рәссам кызлар-малайларга аквагрим бүләк итәчәк.
ҮТЕМЛЕ БӘЯ ҺӘМ УҢАЙЛЫК
2026 елның беренче яртыеллыгына язылу нибары 699 сум!
Уңайлы: һәр яңа санны атна саен авылга җирлек башлыгы алып киләчәк.
Ышанычлы: «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» — бер гасырлык тарихка ия газеталар. Без иң мөһим вакыйгалар, сезнең күршеләрегез, район тормышы, хакимиятнең яңа карарлары һәм кече Ватаныбызны үстерү хакында бары тик дөресен генә язабыз.
Барлык вакыйгалардан да беренче булып хәбәрдар булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев