Тәртип сагында
29 октябрь көнне РФ Ведомстводан тыш сак хезмәте көне билгеләп үтелә.
Ведомстводан тыш сак бүлекчәләре оешуга 72 ел тулды. Бу хезмәт полиция белән берлектә шәһәр һәм район урамнарында җәмәгать тәртибен күзәтә, җинаятьләрне һәм административ хокук бозуларны кисәтергә һәм булдырмаска ярдәм итә.
Хезмәт үзенчәлекләре турында тулырак Алабуга районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция өлкән лейтенанты Михаил Горшков сөйләде.
— Мин армиядән кайткач, 2008 ел кризисы башланды. Эш урыннары кимеде. Миңа эчке эшләр министрлыгы системасына барырга тәкъдим иттеләр. Өч ел патруль-пост хезмәтендә эшләдем, шуннан соң дежур частька күчтем.
Соңгы ике елда Росгвардиядә хезмәт итәм, — дип сөйли Михаил Сергеевич.
Михаил Горшков сүзләренчә, Росгвардиянең мөһим бурычларының берсе — террорчылыктан саклау.
— Без төрле объектларның террорчылыкка каршы ни дәрәҗәдә сакланылганын тикшерү белән шөгыльләнәбез. Комиссия составында балалар бакчаларыннан алып сәүдә үзәкләренә кадәрге биналарны, шулай ук 50дән артык кеше җыела торган урыннарны карап чыгабыз.
Бүлек эшенең икенче юнәлеше — объектларны, йортларны, фатирларны саклау.
— Без «тревога» төймәсе сигналларына җавап бирәбез. Кирәк булганда тоткарлау төркеме тиешле урынга бара, — дип аңлатты җитәкче.
Полиция белән беррәттән Росгвардия җәмәгать тәртибен күзәтә. Шәһәр урамнарында булган хәлләр аларның игътибарына эләгә.
— Бервакыт Казан урамы янында патруль хезмәткәрләре ике егетнең нәрсәдер эзләгәнен күргәннәр. Аларның үз-үзләрен тотышлары шик тудырган. Патруль хезмәткәрләре яшь ира-атларны туктатып, сораша башлаганнар, аннары тикшерү оператив төркемен чакыртканнар. Егетләр наркотиклар яшерелгән урынны эзләгәннәр икән.
Быел бүлек хезмәткәрләре наркотиклар белән бәйле өч җинаятьне ачуда ярдәм иткәннәр. Урланган маршрут газеле дә алар ярдәме белән тоткарланган.
Кулга алынганнан соң җинаятьчеләр белән полиция эшли. Шул ук вакытта Росгвардиянең җинаятьчеләрне күзәтү бурычы юк, дип билгеләде Михаил Горшков. Алар патрульлек маршрутында намус белән хезмәт итәләр.
Һөнәри бәйрәм көнендә гомумшәһәр планеркасында Алабуга Росгвардиясенең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Алабуга районы башлыгының Мактау грамотасы белән Күпьеллык хезмәтләре өчен машина йөртүче полиция хезмәткәрләре Рәис Кашапов һәм Валентин Исаков бүләкләнде. АМР башлыгының Рәхмәт хаты ведомствоның баш хисапчысы Алмаз Амировка тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев