Татарча китаплар укырга вакыт: китапханәдә яңа китаплар
А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге укучыларны татар әдәбиятының яңалыклары белән танышырга чакыра.

Заманча технологияләр чорында, кәгазь китапларга өстенлек бирүчеләр өчен, А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә үз фондларын тулыландыруын дәвам итә. Татар әдәбияты бүлегендә сезне яңа китаплар көтә, аларның һәрберсе — яңа бер дөнья.
Проза әсәрләрен укырга яратучылар өчен Ильяс Салихҗановның «Чынга ашкан хыялларым...», Наилә Харисованың «Ачы җимеш» һәм Нәбирә Гыйматдинованың «Гөлханым турында хикәят» дигән китаплар тәкъдим ителә. «Чынга ашкан хыялларым...» китабында авторның ятим калып, балалар йортында тәрбияләнүе турында сүз бара. Автор үзе укыган Казан каласын да, үзе эшләгән Себер яклары табигатен дә үзенчәлекле һәм кызыклы итеп ача.
Соңгы елларда хатын-кыз язучыларның әсәрләре укучыларның игътибарын яулап алды. Шундый язучылар исемлегендә Нәбирә Гыйматдинова, һичшиксез, алдынгы урыннарны алып тора. Аның яңа «Гөлханым турында хикәят» дип исемләнгән китабында сүз танылган язучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитуллова турында бара. Укучы өр-яңа китап битләрендә әлеге шәхеснең гаҗәеп бай, кызыклы тормыш һәм иҗат юлы белән таныша алачак. Ә Наиля Харисованың «Ачы җимеш» китабы үз эченә авторның төрле елларда иҗат ителгән повесть-хикәяләрен туплаган. Аларда халкыбыз өлешенә тигән тарихи вакыйгалар да, сөю-газаптан, шатлык-борчулардан, ышаныч-хыянәттән, җиңү-җиңелүләрдән торган бүгенге көнебез дә ачык төсләрдә бирелә.
Шигърият сөючеләр өчен Эльвира Әхмәтованың «Үзең булып кал!» һәм Лилия Гыйбадуллинаның «Дәвамы бар...» китаплары киштәдә урын алган. «Үзең булып кал!» шигырьләр җыентыгы — авторның тәүге басылып чыккан иҗат җимеше. Яшәүнең яме һәм гаме хакында, яшьлек хыялларына тугрылык, якты мәхәббәт турында лирик шигырьләр һәм җырлар әлеге искиткеч матур китап эчендә үз урынын алган. Лилия Гыйбадуллинаның «Дәвамы бар...» китабында авторның иң яхшы әсәрләрен таба алырсыз — «Гали Рәхим», «Дәрдемәнд» поэмалары бигрәк тә зур тәэсир калдрыр дип уйлыйбыз.
Китап киштәләрендә шулай ук «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр һәм йолалар» дип исемләнгән китапны да таба аласыз. Биредә татар халкының гаилә-көнкүреш йолалары җентекләп тасвирлана. Әлеге китап балаларын, оныкларын татар рухында тәрбияләргә теләгән һәр кешенең өстәл китабы була ала.
Биредә һәр китап — текст кына түгел, ә сезгә белем һәм илһам бүләк итәргә сәләтле тулы бер галәм. Китапханәгә килегез һәм үзегезгә ошаган китапны сайлап алыгыз.
А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә укучыларга һәрвакыт шат. Рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев