Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан 38 млн долларлык хәләл продукция экспортлаган

Узган ел Татарстан 14 млн долларлык хәләл продукция экспортлаган.

11 ай эчендә Татарстан 38 млн долларлык хәләл продукция экспортлаган. бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов республика предприятиеләрендә «хәләл» туклану системасын кертүгә багышланган түгәрәк өстәл барышында хәбәр итте.

Узган ел Татарстан 14 млн долларлык хәләл продукция экспортлаган.

— Быел актив эш башкарылды. Бездә 25 компания хәләл продукция экспортлау белән шөгыльләнә. 11 ай эчендә, 1 декабрьгә, [экспорт] 3 38 млн. тәшкил итте. без үзебезгә планканы яңадан карадык, $40 млн куйдык, Алла боерса, ел ахырына кадәр без аны үтәрбез, — диде спикер.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнар өчен бердәм цифрлы платформаны үстерүдә катнашачак. Порталда дөньяның барлык Ислам оешмалары — университетлар, фондлар һәм дини берләшмәләр җыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев