Татарстан беренче тапкыр 2 млн 370 мең тоннадан артык сөт җитештерде
Татарстанда сөт җитештерүне арттыру төбәкнең һәм тулаем илнең азык-төлек иминлеген ныгытуга ярдәм итәчәк, бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның мөһим өлеше булып тора.
Якынча мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында 2025 елда сөт җитештерү күләмен 82 мең тоннага арттырып, 2 млн 370 мең тоннага җиткергән. 2024 елга карата үсеш 103,6% тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сыерларның уртача продуктивлыгы 8830 кг тәшкил иткән, узган елга карата плюс 556 кг.
Республика территориясендә эре инвесткомпанияләр үзләренең җитештерү эшчәнлекләрен алып бара: «Ак Барс» ХК АҖ, «Красный Восток «ГК» ҖЧҖ, «Агрокөчләр» АҖ, «АгроИнвест» ИК ҖЧҖ, «Август-Агро» ИК ҖЧҖ, «Союз Агро» ҖЧҖ, «Чистай» ХК АҖ, «Камский Бекон» ҖЧҖ, «ЭкоНива» ДК.
Бүгенге көндә Республика үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Җан башына сөт буенча нормадан 61% ка, ит буенча 18% ка, йомырка буенча 32% ка югарырак җитештерәбез (норма: сөт — 325 кг, ит −73 кг, йомырка — 260 данә).
Сөт комплекслары төзелеше сөт җитештерү күләмнәрен арттыруда төп факторларның берсе булып санала.
Быел 10 мең 176 баш терлеккә исәпләнгән 18 сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылган. Моннан тыш, 15 мең баш сыерга исәпләнгән 19 инвестиция проекты гамәлгә ашыруның төрле стадияләрендә.
Татарстан Республикасында азык үзәкләрен оештыру өстенлекле юнәлеш булып тора. Бүгенге көндә 24 районда 58 үзәк эшли, алар авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 215 мең баштан артык терлеккә хезмәт күрсәтә. Шулардан быел 13,8 мең башка исәпләнгән 5 яңа үзәк ачылды. Хәзер Арча, Әтнә һәм Саба районнарында өч азык үзәге төзелә.
Татарстанда сөт җитештерүне арттыру төбәкнең һәм тулаем илнең азык-төлек иминлеген ныгытуга ярдәм итәчәк, бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның мөһим өлеше булып тора. Проект Россиянең агросәнәгать комплексын ныгытуга һәм төп азык-төлек продуктларын җитештерүдә технологик бәйсезлеккә ирешүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев