Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан бизнесы ФОТ 3.0 программасы буенча 3,9 миллиард сумнан артык суммага гаризалар биргән

Татарстан эшкуарларына 325 миллион сумлык 216 кредит бирелгән.

Татарстан Республикасының 177 кече һәм урта предприятиесе ФОТ 3.0 федераль программасы буенча ташламалы финанслауны җәлеп итеп банкларга мөрәҗәгать иткән. Кредитка гаризалар суммасы 3 процентка 3,9 миллиард сумнан артып китә.
Исегезгә төшерәбез, ташламалы кредит бирү федераль программасының гамәлдә булуы, 1 ноябрьдән башлап яңадан торгызылды. Программа зыян күргән тармаклардан бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән, аның шартлары буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, штат санын 90% дәрәҗәсендә саклап калу шарты белән, киметелгән ставка буенча — 3% күләмендә кредит алырга мөмкин. Программа гамәлдә булган ике атна эчендә Татарстан эшкуарларыннан 3,9 миллиард сумлык гаризалар алынган, 325 миллион сумлык 216 кредит бирелгән.
Әлеге программа буенча гаризалар кабул итү 30 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, кредит теләсә нинди эшкуарлык максатларына бирелә. 
Әгәр предприятие хезмәткәрләр санын саклап калу шартын боза икән, ул автомат рәвештә программадан төшереп калдырыла һәм тулы базар ставкасы түли башлый, ул елына 10% тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев