Татарстан Дәүләт автоинспекциясе «Бала — төп пассажир!» акциясен үткәрә
2025 елда Татарстанда пассажир балалар катнашында 69 юл һәлакәте теркәлгән.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 14 июленнән 24 июленә кадәр «Бала — төп пассажир!» акциясен үткәрә. Чаралар балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны булдырмауга һәм балигъ булмаган пассажирлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә юнәлдерелгән.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 2025 елда Татарстанда пассажир балалалар катнашында 69 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала һәлак булган һәм 81е яраланган. 9 очракта авария транспорт кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан: 1 бала һәлак булган, 13е зыян күргән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре искә төшерә: 12 яшькә кадәрге балалар алгы утыргычта һәм 7 яшькә кадәрге балалар арткы утыргычта үз авырлыкларына һәм буйларына туры килә торган махсус утыргычларда йөртелергә тиеш. 12 яшьтән өлкәнрәк балаларны куркынычсызлык каешы белән эләктерергә кирәк. Бу кагыйдәләрне бозган өчен 3 000 сум күләмендә штраф каралган (РФ КоАП 12.23 маддәсенең 3 өлеше).
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөрес урнаштырылган автокреслолар сабыйлар үлеме куркынычын — 70 процентка, 1-4 яшьлек балалар арасында — 54-80 процентка киметә. 2025 елда ТР ЮХИДИ инспекторлары балаларны йөрткәндә 5 000 нән артык хокук бозуны туктаткан.
Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны һәм машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, балалар өчен махсус утыргычлардан файдаланырга һәм юлларда бик игътибарлы булырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев