Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан эшкуарларына ярдәм итү өчен кайнар линияләр эшли 

Татарстан Прокуратурасы һәм Милли банк эшкуарлардан мөрәҗәгатьләр кабул итә. 

Алар күзәтчелек һәм контроль органнарының эшкуарларга карата үткәрелә торган чаралары турында хәбәрләр кабул итә. Моннан тыш,эшмәкәрләр кредит оешмалары белән бәйле мөрәҗәгатьләр дә калдыра ала.

Күзәтчелек ведомствосы белгеченнән консультация алу яки хокук бозулар турында 8(843) 291-18-81, 8(843) 291-19-25, 8(843) 291-18-23 телефон номерлары аша хәбәр итәргә мөмкин. Кайнар линияләр тәүлек буе эшли.

Россия Банкының кайнар линия телефоннары — 8 800 300-30-00 (Россия төбәкләреннән шалтырату өчен бушлай) һәм 300 (кәрәзле оператор абонентлары өчен бушлай).

Шулай ук «ЦБ онлайн» кушымтасында да, Россия Банкының рәсми сайтында интернет-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать калдырып була.

Россия Банкы сайтында шулай ук «Меры защиты финансового рынка» бүлеге бар. Анда финанс системасы эше турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар, икътисадны яклауның махсус чаралары буенча аңлатмаларны укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев