Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Гидрометеоүзәге: Иртәгә бераз туктап торганнан соң, тагын өч көн кар явачак

Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал.

Татарстанда кар тагын өч көн явачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе федераль дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Сергей Захаров Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».

«15 гыйнвардан һава торышының характеры көчле явым-төшем алып килгән Арктика циклоннары, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәю һәм күз күременең начараюы белән билгеләнә. Казанда 15еннән бирле айлык норманың — 17, республикада 33-78 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелде. Иртәгә зур булмаган тәнәфес көтелә, урыны белән бераз кар явачак, көндез явым-төшем көтелми, һава температурасы −10 градус тирәсе тәшкил итәчәк. Бу көнне чираттагы һөҗүмгә әзерләнү өчен файдаланырга кирәк», — диде ул.

Сергей Захаров сүзләренчә, алдагы өч көндә Татарстан янә буран һөҗүменә дучар булачак.

«19 гыйнвар төнендә явым-төшем көтелми, иртән һәм көндез кар явачак, урыны белән буран чыгачак. Көндез һава температурасы −1..-6 градус тәшкил итә. 20 гыйнварда исә җепшек кар көтелә, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәчәк, төнлә −1..-6 градус салкын булачак. 21 гыйнварда төнлә янә җепшек кар, буран көтелә, көндез бераз кар ява, һава температурасы көндез һәм төнлә −2..-7 градус тәшкил итәчәк. 19-21 гыйнварда айлык норманың 60 проценты күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк», — дип сүзен төгәлләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев