Татарстан илебезнең иң имин регионнары исәбенә керде
Бәяләүне теркәлгән хокук бозулар саны буенча ун мең кешегә исәпләгәннәр.
Татарстан криминаль активлыгы иң аз булган төбәкләрнең гомумроссия исемлегендә 38 нче урынны алды. Мондый мәгълүматлар РИА «Новости» тарафыннан рәсми статистика нигезендә әзерләнгән тикшеренүдә китерелә, дип яза «Вести Татарстан».
Бәяләүне теркәлгән хокук бозулар саны буенча ун мең кешегә исәпләгәннәр. Республикада бу күрсәткеч 117,9 очрак тәшкил итә, бу төбәккә чагыштырмача имин хәлле территорияләр төркемендә ныклап урнашырга мөмкинлек бирә.
Рейтинг лидерлары Төньяк Кавказ субъектлары булды. Җинаятьчелекнең иң түбән күрсәткечләре Чечен Республикасында, Ингушетиядә һәм Дагыстанда теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев