Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан югары хезмәт хакы алучылар саны буенча алдынгы 20 төбәк исемлегенә керде

Республикада хезмәткәрләрнең 31,6 процентының кереме илдәге уртача хезмәт хакыннан югарырак, ә 8 процентыныкы ике уртача хезмәт хакыннан югарырак.

Татарстан уртача дәрәҗәдән югарырак хезмәт хакы алучы белгечләр өлеше буенча Россия төбәкләре рейтингында 19нчы урынны алды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Республикада хезмәткәрләрнең 31,6 процентының кереме илдәге уртача хезмәт хакыннан югарырак, ә 8 процентыныкы ике уртача хезмәт хакыннан югарырак.

Амур (белгечләрнең 31,8 процентының кереме илдәге уртача хезмәт хакыннан югары һәм 9,5 процентыныкы ике уртача хезмәт хакыннан югары) һәм Архангельск (31,1 процент һәм 8,8 процент) Татарстанның күршеләре булды. Алар рейтингта 18нче һәм 20нче урында.

Ямал-Ненец (хезмәткәрләрнең 75 процентының хезмәт хакы уртачадан югары), Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округлары, Магадан өлкәсе һәм Чукотка автономияле округы рейтингның лидерлары булган. Мәскәү 9нчы урынны алды, Санкт-Петербург 10нчы позициядә урнашты.

Белгечләр сүзләренчә, Себер, Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләренең лидерлыгы «табышлы сәнәгать» белән бәйле. Ике башкаланың югары позицияләре аларның «финанс һәм интеллектуаль үзәк функцияләрен үтәве, аларның территориясендә барлык зур компанияләрнең диярлек штаб-фатирлары урнашуы» белән бәйле.

Ингушетиядә (8,8 процент), Чечня, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкесия һәм Калмыкиядә уртача хезмәт хакыннан югары керем алучылар саны аз булуы ачыкланган.

Россиянең тулаем хезмәт базарында эшсезлекнең кимүе һәм хезмәт хакларының артуы күзәтелә. 2022 елның июненнән 2023 елның маена кадәр Россиядә уртача хезмәт хакы 59 мең сум тәшкил иткән. Бу алдагы 12 айга караганда, 13,2 процентка күбрәк, дип белдерә рейтингны төзүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев