Татарстан Юстиция министрлыгында кирәкле суд участогын ничек табарга икәнлеген аңлаттылар
Татарстанда суд участокларына бүленгән 190 җәмәгать судьясы гадел хөкем җибәрә.
Соңгы вакытта республиканың Юстиция министрлыгына гражданнардан үз суд участогын ничек билгеләргә дигән сорау белән мөрәҗәгатьләр килә.
Республика Юстиция министрлыгында аңлатуларынча, үз суд участогын билгеләүнең иң уңайлы ысулы — Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының рәсми порталындагы интерактив картадан файдалану.
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Юлия Михайлова бу мәсьәләне хәл итүнең гади ысулын аңлатты.
«Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары порталында «Территориальная подсудность» дигән махсус вкладка бар, анда Татарстанның интерактив картасы күрсәтелгән. Картаның өстәге өлешендә урнашкан «Адрес яки объект» эзләү юлында үз адресыңны кертергә һәм «Табарга» төймәсенә басарга кирәк», — дип сөйләде Юлия Александровна.
Адрес кертелгәннән соң система картада автомат рәвештә җәмәгать судьясының тиешле суд участогын билгеләячәк һәм барлык кирәкле мәгълүматны: участок номерын, адресын, кабул итү графигын һәм участок битенә сылтаманы бирәчәк.
Әлеге сервис Татарстан халкына аларның 190 суд участогының кайсысына каравын тиз һәм төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә, бу җәмәгать судьясына мөрәҗәгать итү процессын сизелерлек гадиләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев