Татарстан хатын-кызлары дөньяда хатын-кызларның роле турында видео төшерде
Социаль челтәрләрдә роликның популярлыгы көннән-көн арта бара.
Татарстан хатын-кызлары дөньяда хатын-кызларның роле турында видео төшерде. Ул социаль челтәрләрдә урнаштырылган.
Видео төрле хатын-кызларның коронавирус пандемиясен үзгәрткән тормыш, киләчәккә өметләре һәм дөньясы турында уй-фикерләрен күрсәтә. Роликның идеясе ТР Яшьләр парламенты рәисе, «Ел хатын-кызы-2019» исеменә ия булган Нина Шимина.
«Һәр көнне хатын-кызлар күп кенә карарлар кабул итә. Без социаль һәм сәяси тормышта актив катнашабыз, без мәдәният, фән һәм мәгариф үсешенә йогынты ясыйбыз», — дип язып куйган Нина Шимина үзенең инстаграмында.
Ролик авторлары фикеренчә, Татарстанда актив, битараф булмаган, рухландыручы хатын-кызлар яши.
Социаль челтәрләрдә роликның популярлыгы көннән-көн арта бара. Хатын-кызлар бер-берсен хуплый һәм хештеглар белән ролик урнаштыра.
https://www.instagram.com/tv/CE0uSnAhVa7/?igshid=wkar7cg08t4f
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев