Татарстан мәктәпләре укучыларны 1 сентябрьдә гадәти формада кабул итәргә әзерләнә
Белем бирү учреждениеләрен ачу буенча соңгы карарны Россия Мәгариф министрлыгы кабул итәчәк.
Татарстан мәктәпләре укучыларны 1 сентябрьдә гадәти формада кабул итәргә әзерләнә. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
«Яңа коронавирусной инфекциясе таралу шартларында балалар коллективлары эшенә барлык яңа таләпләр эшләнә һәм әзерләнә», — дип билгеләде спикер.
Авдонина ассызыклаганча, мәгариф учреждениеләрен ачу буенча соңгы карарны Россия Мәгариф министрлыгы кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев