Татарстан мәктәпләрендә финанс грамоталылыгы дәресләре башлана
Проектта 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук илнең һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала.
15 сентябрьдә «Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр» көзге сессиясе башлана. Проектта 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук илнең һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала. Дәресләр финанс өлкәсендә Россиянең әйдәп баручы экспертлары катнашында узачак.
Онлайн-дәрескә сыйныф яки мәктәп һәм көллияткә килгән укучылар төркеме составында гына түгел, ә шәхси рәвештә өйдән дә керергә мөмкин.
Моннан тыш, 22 сентябрьдән өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр, ә 27 сентябрьдән — өлкәннәр һәм студентлар өчен инвестицион грамоталылык буенча вебинарлар башлана. Алар эфирга 2021 елның 17 декабренә кадәр чыгачак.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев