Татарстан ОГЭны гадиләштереп тапшыру буенча сынау төбәкләренең берсе булачак
Эксперименталь режим 2029 елга кадәр гамәлдә булачак.
Татарстан имтиханнарны гадиләштереп тапшыру буенча сынау төбәкләренең берсе булачак. РФ Президенты Владимир Путин имзалаган тиешле документ рәсми хокукый актлар порталында бастырылган.
Әлеге эксперимент ОГЭ үткәрүнең махсус тәртибен билгели. Укучылар элек мәҗбүри булган дүрт фән урынына ике генә фән тапшырачак — рус теле һәм математика.
Эксперименталь режим 2029 елга кадәр гамәлдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев