Татарстан Президенты 12 яшьлек Данияр Галиевның хыялын тормышка ашырды
Бүген Рөстәм Миңнеханов малайны КАМАЗ-мастер машинасында йөртеп килде.
Татарстан Президенты 12 яшьлек Данияр Галиевның хыялын тормышка ашырды. Үзенең хыялы язылган открытканы малай Теләкләр чыршысына җибәргән булган.
Данияр чып-чын узыш трассасында йөрергә теләгән. Бүген Рөстәм Миңнеханов малайны КАМАЗ-мастер машинасында йөртеп килде.
Президент пилот булган, Данияр штурман урынында утырган, ә биш тапкыр «Дакар» раллисы җиңүчесе Эдуард Николаев — механик урынын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев