Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы теркәлгән
24 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4310 очрагы теркәлгән.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 1 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 20 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 13 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 3 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 26, Яшел Үзәндә — 3 кеше коронавирус йоктырган. Кукмара һәм Питрәчтә ике очрак ачыкланган. Әтнә, Буа, Биектау, Кайбыч, Яңа Чишмә, Тәтеш районнарында берәр очрак теркәлгән.
24 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4310 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3128 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 20 кеше.
Россиядә зарарланган кешеләр саны 600 меңнән артып киткән.
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев