Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 40 яңа очрагы расланган
21 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4192 очрагы теркәлгән.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 40 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
8 кеше хастаханәләргә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 15 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 14 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 3 очрак ачыкланган.
Казанда 10, Чаллыда 12, Түбән Камада 11 кеше коронавирус йоктырган. Тукай районында 2 очрак ачыкланган. Азнакай, Әлмәт, Биектау, Лениногорск, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән. 21 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4192 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3059 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 32 кеше.
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев