Татарстан Республикасында Президент Академиясенең Халыкара җәйге кампусын ачу тантанасы узды
Анда 16 илдән студентлар катнашты.
Татарстан Республикасында «Зөя калкулыклары» спорт-сәламәтләндерү комплексында Президент Академиясенең тугызынчы Халыкара җәйге кампусы ачылды. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Дәүләт хакимияте вәкилләре, галимнәр һәм бизнес вәкилләре катнашучылар өчен төрле лекцияләр, семинарлар, мастер-класс, вебинар һәм тренинглар уздырачак. Президент Академиясенең Халыкара җәйге кампусы 24 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 2021 елда Президент Академиясенең Халыкара Җәйге кампусының темасы: New Realities of Human and Personal Interaction: Ideas. Values. Knowledge.
Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә алар командаларга берләшеп, актуаль темаларга инглиз телендә цифрлы белем бирү проектлары эшләячәкләр, практикада белемнәрен, команда эшенең күнекмәләрен, лидерлык сыйфатларын кулланып эшләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев