Татарстан синоптиклары аномаль салкыннарга көчле җил өстәләчәге хакында кисәтте
Бүген кич, иртәгә төнлә һәм иртән республиканың көнчыгышында һава температурасы −25..-30 градус тәшкил итәчәк.
Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә, шулай ук аномаль салкыннар да саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
Бүген кич, иртәгә төнлә һәм иртән республиканың көнчыгышында һава температурасы −25..-30 градус тәшкил итәчәк.
Шул ук вакытта, 12 декабрьдә иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә төбәктә, шул исәптән Казанда да, көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга җитәр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев